Зәйдә яңа туган балалар өчен беренчел кирәкле әйберләрне бушлай прокатка алырга мөмкин

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында яңа туган балалар өчен беренчел кирәкле әйберләрне прокатка бирү пункты эшли. Проект «Гаилә» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм балалы яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Бушлай нигездә прокатка коляска, карават, ходунки, чана, биләү өстәле һәм ашату өчен урындык алырга мөмкин. Бу гаиләләргә башлангыч финанс йөкләнешен сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Күпбалалы әни Сиринә Әхмәтҗанова прокат пункты хезмәтләреннән беренчеләрдән булып файдаланган. Ул берьюлы берничә файдалы әйбер: уңайлы балалар караваты, ходунки, кышкы чана-коляска һәм ашату өчен урындык алып торды.

Өстәмә мәгълүматны «Шатлык» үзәгендә 8 (85558) 2-84-65 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International