Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты буенча яңадан укытуга гаризалар кабул итү башланды

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Республикада «Кадрлар» илкүләм проекты буенча түләүсез яңадан укытуга гаризалар кабул ителә башлады. «Россия эше» порталында татарстанлылар өчен беренче 32 белем бирү программасы ачык инде. Яңа белгечлекләр өчен программалар сайлау дәвам итә, һәм якын арада яңа күнекмәләрне һәм компетенцияләрне үстерергә теләүчеләргә башка вариантлар да ачык булачак.

Укытуны оештыру хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр, вазыйфалар һәм белгечлекләр исемлеге нигезендә алып барыла. Алар арасында бухгалтер, мәгълүматлар базасы администраторы, веб-разработчик, автобус һәм йөк автомобиле йөртүчеләре, кунакханә администраторы, техник ярдәм күрсәтү белгечләре, тегүче һәм башкалар.

Яңадан укытуга керешү өчен «Россия эше» порталында гариза бирергә һәм кадрлар үзәгендә һөнәри юнәлеш алырга кирәк.

2026 елда барлыгы 7,6 мең татарстанлыны яңадан укыту планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International