Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре әзерләү буенча эш оештырылган. Акция сугышчыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Үрүдә учреждение хезмәткәрләре катнашты. Мондый эш коллективның ватанпәрвәрлеген һәм бердәмлеген күрсәтә.
Әзер эшләнмәләр хәрби хезмәткәрләргә махсус хәрби операция уздыру зонасында файдалану өчен тапшырылачак.