Казанда «Аталар һәм бабалар эше өчен» күргәзмәсе ачылды

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында бүген «Аталар һәм бабалар эше өчен» күргәзмәсе ачылды. Ул Ватанны саклаучылар көненә һәм махсус хәрби операция башлануга багышланган.

Экспозициядә Гражданнар сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның, Россия Геройлары Иван Жарский һәм Алексей Копуновның шәхси әйберләре, архив фотографияләре, төрле чор документлары җыелган.

Килүчеләр Татарстан Милли музее фондларыннан сирәк экспонатларны күрәчәк.

Адрес: Казан, Кремль, «Хәзинә» галереясе бинасы, Шейнкман тыкрыгы, 12 йорт, 2 кат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International