«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр бәйрәмгә әзерләнәләр

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында күләмле открытка ясау буенча мастер-класс узды. Чарага «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар чакырылган иде.

Мастер-класста үзенчәлекле иҗади атмосфера хөкем сөрде. Балалар үзләренең педагоглары, дуслары, хәрби хезмәткәрләр һәм ветераннар өчен зур күләмле открыткалар ясады. Балалар рәхәтләнеп һәм кызыксынып эшләделәр, фантазия һәм хезмәт сөючәнлек күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International