«Яңарыш» үзәгендә белешмә-мәгълүмат системалары белән эшләү буенча практикум узды

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

2 февраль көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларның законлы вәкилләре өчен практикум узды. Чараның максаты – катнашучыларны белешмә системаларының төп мөмкинлекләре һәм эш принциплары белән таныштыру һәм мәгълүмат эзләү күнекмәләренә өйрәтү.

Очрашу башында катнашучыларга «Россия законнары» белешмә-хокукый системалары, «КонсультантПлюс» СПС һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен мәгълүмати ресурслар турында сөйләделәр.

Алынган мәгълүматны ныгыту өчен QR-код ярдәмендә кызыксындырган сорауларга җавапларны мөстәкыйль рәвештә табарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International