«Кар десанты» хәйрия акциясе кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр, «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр оешмасы әгъзалары, «Импульс» отряды волонтерлары белән берлектә актив гражданлык позициясен күрсәттеләр. Балалар «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Ольга Мясниковага ярдәм күрсәттеләр.
Балалар тырышлыгы белән йорт тирәсе оператив рәвештә кардан чистартылды. Мондый акцияләр яшьләрдә социаль җаваплылык формалаштыра, эмпатия һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә әзерлекне үстерә.