15 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тәрбияче Гөлшат Җаббарова «Герой-шагыйрь Муса Җәлил» дәресе үткәрде.
Дәрес башында балалар шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар, фронттагы авыр көннәре турында белделәр. Балалар кызыксынып булачак геройның балачагы, яшүсмер елларында кылган изге гамәлләре турында фильм карадылар. Балалар шулай ук Муса Җәлил иҗаты белән таныштылар.