«Астра» үзәгендә тематик әдәби дәрес узды

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль адаптация бүлегендә татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган тематик чара узды.

Балалар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлының төп этаплары белән таныштылар, «Моабит дәфтәрләре» турында белделәр. Аннан соң укучылар символик кызыл ромашкалар ясадылар, алар Муса Җәлил шигъриятендә сугыш фаҗигасен һәм совет солдаты батырлыгының бөеклеген гәүдәләндерә.

Чара шагыйрь әсәрләре басмалары тәкъдим ителгән күргәзмә белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International