Чистайның «Юлдаш» интернат-йортында панкейклар пешерү буенча мавыктыргыч мастер-класс узды. Чара «Актив озын гомерлелек» республика программасы кысаларында, «Шатлык остаханәсе» клубында узды.
Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Дарья Леонова җитәкчелегендә катнашучылар хуш исле коймак – панкейкалар әзерләргә өйрәнделәр. Ашарга әзерләү процессыннан тыш, бу чара аралашу, фикер алышу, үзеңне бердәм коллективның бер өлеше итеп тою өчен менә дигән сәбәп булды.