Ватанны саклаучылар көне алдыннан бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Бөек Ватан сугышында катнашкан Галимҗан Серозеевта кунакта булды. Мартта ветеранга 99 яшь тула. Бүген ул кунакларга сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклашты, ә яшь сакчыларга Ватаннарына лаеклы булуларын теләде.
Бәйрәм алдыннан Эльмира Зарипова ветеранга истәлекле открыткалар һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк тапшырды.
Журналистлар белән әңгәмәдә ведомство башлыгы бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары комплексы турында сөйләде.
Билгеләп үтик, бүген Татарстанда 6 800дән артык Бөек Ватан сугышы ветераны яши.