Татарстан тормыш сыйфаты буенча регионнар рейтингы лидерлары бишлегенә керде

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Стратегик инициативалар агентлыгының генераль директоры Светлана Чупшева Президент Владимир Путинга 2025 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектларында тормыш сыйфатының милли рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Төмән өлкәсеннән артта калып, дүртенче урынны алды. Сахалин өлкәсе бишенче урында урнашты.

Тормыш сыйфатының милли рейтингы төбәк хакимиятләренең яшәү шартларын яхшырту һәм субъектлар арасындагы аермаларны киметү буенча тырышлыкларын бәяләү өчен булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International