Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен уен терапиясе кулланып дәрес үткәрелде.
Катнашучылар предметларның формаларын, төсләрен һәм үзлекләрен кабатладылар, күрү, ишетү хәтеренә, шулай ук логик фикерләүгә «Төс белән танышу», «форма белән танышу» методик материалларын, «Мин булдыра алам!» кул бармакларының хәрәкәтчәнлеген үстерү өчен өстәл тренажерын кулланып күнегүләр ясадылар.
Мондый чаралар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең дөньяга карашын киңәйтә, хәтерен, игътибарын яхшырта һәм вак моториканы үстерә.