14 февраль көнне Бөгелмә районында «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре гаиләләре белән «Татарстан чаңгы юлы – 2026» чарасында актив катнаштылар.
Чаңгы юлы – спорт вакыйгасы гына түгел, ә чын сәламәтлек бәйрәме һәм якыннарың белән вакыт үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Саф һавада физик активлык көч һәм энергия бирә, шул ук вакытта баш миенең эшен яхшырта, аны кислород белән туендыра.
Мондый ярышларда катнашу спорт тормышында гына түгел, коллективны берләштерүдә дә мөһим адым булып тора.