16 февральдә Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә күптән көтелгән Май чабу атнасы старт алды.
Үзәк карамагындагылар кышны зур энтузиазм белән озаттылар һәм язны шатланып каршы алдылар. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар һәм бергәләп халык уеннары уйнадылар. Май чабу – ул традицион бәйрәм генә түгел, ә балалар өчен социаль күнекмәләрне үстерү һәм бер-берсе белән хезмәттәшлек итү өчен менә дигән мөмкинлек тә.
Ата-аналар һәм үзәк хезмәткәрләре күңелле чарага кушылдылар, җылы һәм дустанә атмосфера тудырдылар. Коймак рәвешендәге бәйрәм сыйлары аеруча шатлык өстәде.