Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Гөлнара Фәйзиева җимлекләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чарада «Юлдаш» көндезге тору төркеме катнашты.
Эштә кул астындагы материаллар кулландылар. Гади пластик шешәләрдән менә дигән җимлекләр ясадылар. Әзер эшләнмәләрне ачык төсләргә буядылар.