Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Гаилә» милли проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә илтү эшен яңадан башлап җибәрде.
Көн саен район үзәк хастаханәсенә профилактик тикшерү һәм диспансерлаштыру узу өчен өлкән яшьтәге гражданнар китерелә. Вакытында диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре үлем һәм инвалидлыкның төп сәбәбе булган аеруча куркыныч авыруларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә медицина учреждениеләренә 105 өлкән кеше китерелгән. 2026 елга план – 750 дән артык кеше.