«Тәтеш балкышы» үзәге «Аңлап тәрбияләү» проектын тормышка ашыра

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Тимченко фонды ярдәмен алган «Аңлап тәрбияләү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Ныклы гаилә» клубының чираттагы күчмә дәресе узды. Бу юлы ул урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Рима Фазылова үткәргән күнегүләр ата-ана–бала арасында эмоциональ-позитив кыр булдыруга һәм ата-ананың балалар белән аралашканда яңа хис тәҗрибәсе туплауга ярдәм итте. 

Социаль хезмәт алучыларның иң күп саны яшәгән авылларга бару идеясе гаиләләрнең транспорт чыгымнарын киметүгә юнәлдерелгән, чөнки авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр еш кына финанс кыенлыклары кичерә һәм үзәккә дәресләргә һәрвакытта да килә алмыйлар. Мәктәп директоры ярдәменә таянып, «Тәтеш балкышы» үзәге белгечләре проектны бергәләп гамәлгә ашыру максатында булачак очрашулар турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International