Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әкиятләр иленә сәяхәт» дигән комплекслы чара узды. Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинны искә алу көненә багышланган дәресне социаль педагог Филсинә Гарәфиева үткәрде.
Педагог авторның китаплары күргәзмәсен әзерләгән иде. Презентациядән балалар шагыйрьнең кыска, әмма якты тормышы, аның иҗатына няня Арина Родионовнаның йогынтысы турында белделәр. Балалар әкияти викторинада актив катнаштылар, шагыйрь әсәрләре буенча табышмакларга җавап бирделәр, рольләр буенча үзләренең яраткан әкиятләреннән өзекләр укыдылар, аларга аеруча импровизацияләү һәм шагыйрь әсәрләрендәге персонажларны сурәтләү ошады.