Әлмәттә 15 инвалид эшкә урнашкан

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узган. Чарада Әлмәт җирлегендә урнашкан 7 предприятие вәкилләре катнашкан. Алар арасында:    «Алнас» ААҖ, "Әлмәт торба заводы" ААҖ, "Апопат" ААҖ, "Промтранс А" ҖЧҖ, "Надежда" ҖЧҖләре бар.
Чара кысаларында эшсез гражданнар өчен белешмә сәгате дә уздырылган.
Эш эзләүчеләргә барлыгы 30 вакансия тәкъдим ителгән. Ярминкәгә 115 кеше килгән, шуларның 8 эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән курсларда белем алырга теләк белдергән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International