10 февральдә Нина Зариповага 103 яшь тулды. Аны котларга социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина, авыл җирлеге җитәкчесе Юрий Перфилов, баш табиб урынбасары Рәшит Шәфигуллин килде. Нина Зариповага бүләк, чәчәкләр, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлавы тапшырылды.
Нина Зарипова Чүпрәле районында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Буа медицина училищесына укырга керә. 1944 елда аны Чепья район хастаханәсенә шәфкать туташы булып эшкә җибәрәләр. Нина Зарипова шулай ук Арбор, Борнак медицина пунктларында да эшләгән. 1950 елдан Тюнтер медицина пунктында фельдшер булып эшли.
Ире белән бергә Нина Зарипова биш бала тәрбияләп үстерәләр, аларга лаеклы белем бирәләр. Балалар әйтүенчә, әниләренең озак яшәү сере бик гади – тату яшәргә кирәк.