Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт коллективы җыелышы узды, анда учреждениенең 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды. Чарада шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ольга Колесникова да катнашты.
Учреждениедә матди-техник базаны камилләштерү буенча даими эш алып барылды. Икенче катта яшәүчеләрнең бүлмәләрендә сантехника алыштырылды, кер юу бүлеге һәм дезинфекция камерасы ремонтланды.
Интернат-йортта яшәүчеләргә медицина хезмәтләренең тулы комплексы күрсәтелгән, барысы да ел саен медицина тикшерүе һәм диспансеризация узган, тиешле тикшерү һәм дәвалау алган.
Социаль-педагогик, социаль-психологик хезмәтләр күрсәтү, мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыру өчен 20дән артык технология, программа, түгәрәкләр кулланылган. Җиңүнең 80 еллыгына һәм «Актив озын гомерлелек» проектына аерым игътибар бирелде.
Ахырда учреждение директоры хезмәткәрләрнең сорауларына җавап бирде һәм коллективка 2026 елда уңышлар теләде.