Татарстанда «Бердәм Россия белән минем карьерам» партия проекты кысаларында махсус хәрби операциядән кайткан 3 130 граждан белән актив хезмәттәшлек итәләр. Шуларның 2 347 кешесе мәшгуль – бу 75 %.
Татарстан Республикасында «Бердәм Россия белән минем карьерам» партпроектының Иҗтимагый советы рәисе, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова төбәкләр буенча хезмәттәшләре белән МХОда катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен эшкә урнаштыру һәм социальләштерү темасына үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты. Катнашучыларны эшкә урнаштыру темасы федераль партия проектының арадаш нәтиҗәләре буенча селектор киңәшмәсендә төп тема булды. Аны Дәүләт Думасында партия фракциясе җитәкчесе урынбасары, проект координаторы Андрей Исаев үткәрде.
Фото чыганагы: «Бердәм Россия»