«Менталь сәламәтлек» Идел буе федераль округы проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору төркемендә әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресләрендә инновацион мультимодаль технология кулланалар.
Балалар хайваннарны тышкы кыяфәтләре һәм авазлары белән генә аерып калмыйлар, ә хайваннарның нәрсә белән туклануы һәм аларны ничек караулары турындагы белемнәрен дә ныгыталар. Дәрестә балалар уен формасында практик биремнәрне үтәделәр.
Мондый мультимодаль якын килү шөгыльне кызыклы һәм истә калырлык итә, балаларга материалны яхшырак үзләштерергә һәм практик күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә.