3 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәт алучылар белән очрашу узды.
Үзәк белгечләре кунакларга көндезге тору бүлегендә һәм социаль адаптация бүлегендә социаль хезмәтләр алу, чиратны формалаштыру мәсьәләләре буенча киңәшләр бирделәр. Шулай ук чарада катнашучылар «Изгелек» үзәгенә хезмәт күрсәтүгә керү өчен кирәкле документлар исемлеген алдылар.