3 февраль көнне Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Ләйсән Галәвиева социаль куркыныч төркеменә кергән балигъ булмаганнар белән профилактик дәрес үткәрде. Чарада 6–8 сыйныфлардан 20 бала катнашты.
Дәрес 2024–2028 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Балигъ булмаганнарга РФдә бала хокукларының төп гарантияләре турындагы закон нигезендә аңлатмалар бирелде.
Мондый дәресләр балигъ булмаганнарны хокуксыз гамәлләргә тарту очракларын булдырмауга юнәлдерелгән.