Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының шәфкать туташы Зөлфия Агләмова «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе булды.
Зөлфия Агләмова интернат-йортта ун ел эшли, хәзер шәфкать туташы. Яшьтән үк ул актив тормыш позициясе белән аерылып тора, волонтер була. 2017 елда Зөлфия Агләмова ел саен үткәрелә торган «Безнең вакыт – безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестивалендә «Вокал» номинациясендә III урын алган, 2024 елда «Алабуга-Арт» муниципаль конкурсында III урын өчен диплом алган.