Бүген Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар.
Визитның төп максаты буыннар арасында багланышлар урнаштыру, тәҗрибә һәм уңай хис-кичерешләр белән уртаклашу иде. Шулай ук «көмеш» яшьтәге гражданнарны һәм менталь тайпылышлары булган кешеләрне актив социаль тормышка кертүнең мөһимлеген ассызыклау, аларның тормыш тәҗрибәсенең кыйммәтен күрсәтү һәм төрле яшь төркемнәре арасындагы элемтәләрне ныгыту да кыйммәтле булды.
Чара барышында менталь тайпылышлары булган инвалидлар өлкәннәр белән таныштылар, аралаштылар, үз тарихлары белән уртаклаштылар һәм бергәләп активлык белән шөгыльләнделәр. Барысы бергә викториналарда, өстәл уеннарында катнаштылар, аралаштылар һәм төрле тормыш тарихлары белән уртаклаштылар.