3 февральдә Әлмәт муниципаль районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен алимент түләтү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм көне узды.
Чарада әйдәүче суд приставы-башкаручы Регина Маркова, Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгенең эшкә урнаштыру бүлеге җитәкчесе Диләрә Матвеева, Күп функцияле гаилә үзәгенең юрисконсульты Алинә Сәитова катнашты.
Бу көнне хокукый ярдәм сорап ике хатын-кыз мөрәҗәгать итте, аларның элеккеге ирләре балигъ булмаган балаларына алимент түләмиләр. Сораулар алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлыны эзләү тәртибенә кагылды. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде, аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде.