Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елда дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашыру буенча иң яхшысы дип танылды.
ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитетының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында республиканың дәүләт һәм муниципаль заказчылары арасында эш нәтиҗәлелеге рейтингына йомгак ясалды. Нәтиҗәлелекне бәяләү ел саен конкурентлык критерийлары, алынган экономия, законнарның үтәлеше һәм заказчыларның профессиональлеге буенча үткәрелә.