19–27 гыйнварда Россиядә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә багышланган «Камалыштагы карлыгач» патриотик хәтер акциясе уза. Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үзәктә тәрбияләнүчеләр өчен патриотик сәгать оештырды. Оештыручылар камалыш карлыгачы тарихын сөйләделәр, чарада катнашучыларга карлыгачлар – өмет һәм тынычлык символларын ясарга тәкъдим иттеләр.