21 гыйнварда Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина «Балалар ышаныч телефоны турында нәрсә белергә кирәк?» дигән темага чара үткәрде. Дәрестә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.
Балалар ышаныч телефоны барлыкка килү тарихын белделәр. Шулай ук ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм кирәк булган ситуацияләр турында фикер алыштылар. Соңыннан балалар ышаныч телефоны номеры белән мәгълүмати буклетлар алдылар.
Яшүсмерләр актив сораулар бирделәр һәм авыр ситуациядә психологик ярдәм алуның мөһимлеге турында фикерләре белән уртаклаштылар.