Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә күпкырлы һәм сәләтле Әлфия Галиуллина социаль хезмәтләр ала. Венера Гарифуллина җитәкчелегендәге арт-терапия кабинетында ул искиткеч косметичкалар ясый.
Һәрбер эш – үзенчәлекле. Әлфия Галиуллина үз эшләренә осталык кына түгел, җылылык һәм илһам да сала. Косметичкалар матур гына түгел, функциональ дә булып чыга.
Әлфия Галиуллинаның иҗаты косметичка ясау белән генә чикләнми. Ул шулай ук заманча сумка-суыткычлар, төрле формадагы тоткычлыр, декоратив мендәрләр, баш киемнәре һәм башка бик күп әйберләр ясый. Яңа һөнәрне өйрәнгән саен ул процесска башы белән чума, үз күнекмәләрен камилләштерә һәм уникаль әйберләр тудыра.
«Нәкъ менә шундый кешеләр талантның яшьне һәм чикләүләрне белмәвен исбатлый. Иң мөһиме – иҗат итү һәм матурлыкны дөнья белән уртаклашу теләге», – диләр «Ветеран» үзәгендә.