Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 27 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары белән тәмәке тартуны һәм вейпингны профилактикалауга багышланган чара үткәрде.
Тәрбияләнүчеләрдә үз сәламәтлекләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру, тәмәке тартуның һәм вейпингның зыяны турында мәгълүмат бирү максатында социаль эш буенча белгеч Гүзәл Фәйзетдинова белән берлектә тәмәке тартуның тормыш сыйфатына һәм социаль активлыкка ничек йогынты ясавы турында фикер алыштылар. Белгеч никотинның депрессия, борчылу, шизофрения симптомнарын көчәйтүен, иярчен физик авыруларның үсешен ничек тизләтүен ачык аңлатты.
Социаль хезмәтләр алучылар белән актив диалог проблемага киңрәк карарга, аларның нәзберек менталь тигезлегенә янаган куркынычны күрергә һәм тәмәке һәм вейплар кулланудан баш тарту өчен шәхси мотивация табарга ярдәм итте.