Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә багышланган истәлекле чара узды. Социаль хезмәтләр алучылар камалышта булган Ленинградта яшәүче Вил Хәсәнов белән очрашты.
Чарада катнашучылар белән әңгәмә барышында Вил Хәсәнов үзенең балачагы турындагы авыр хатирәләре белән уртаклашты. Гаиләгә Ленинградтан эвакуацияләнергә икенче омтылыштан соң гына насыйп була. Ладоганы кичкәннән соң һәм Иваново шәһәрендә кыска вакытлы булганнан соң, гаилә Татарстан Республикасының Нурлат шәһәренә күченә. Нәкъ шунда, тугыз яшендә, Вил Хәсәнов беренче сыйныфка бара.
Сугыштан соң тормыш әкренләп җайга салына. Әтисе педагог эшен дәвам итә Вил Хәсәнов үзе урта белем ала, тау-металлургия техникумын тәмамлый һәм бөтен гомерен хезмәтенә багышлый. Ул ике ул тәрбияләп үстергән, хәзер исә үз тәҗрибәсен оныкларына тапшыра, аларга тарихка һәм тормыш кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләргә тырыша. Вил Хәсәновка инде 91 яшь.
Чара патриотик һәм тәрбияви характерда булды. Вил Хәсәновның шәхси тарихы, аның ныклыгы һәм тормыш сөючәнлеге тыңлаучыларда онытылмас тәэсир калдырды.