28 гыйнварда Казанның «Московский» мәдәни үзәгендә «Бөек елларга баш иябез» грант проекты кысаларында истәлекле чара узды.
Чарада катнашучыларга һәм кунакларга сугыш еллары атмосферасына чуму өчен уникаль мөмкинлек бирелде. Концерт башланыр алдыннан һәр кунак 125 грамм икмәк алды. Шулай ук «Бөек Ватан сугышында катнашучылардан, тыл хезмәтчәннәреннән Җиңүнең 80 еллыгына 80 тарих» документаль фильмы күрсәтелде.
Ветераннар арасында «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатлары башкаруында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган музыкаль-әдәби спектакль тамашачыларга аеруча ошады.
Программаның аерым блоклары сугышка кадәрге тыныч тормышка, сугышның иң фаҗигале битләренә, шулай ук Бөек Ватан сугышы нәтиҗәләренә һәм сабакларына багышланган иде.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов чыгыш ясады.
Чарага ветераннар, студентлар һәм мәктәп укучылары, шулай ук Бөек Ватан сугышы тарихына һәм хәтеренә битараф булмаганнар җыелды.