«Апрель» тернәкләндерү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирү сессиясендә катнаштылар

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Казанның җиде уку йортыннан 140тан артык укучыны берләштергән «Кешегә кеше кирәк» һөнәри юнәлеш бирү сессиясе узды. Чара «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында узды.

Сессия эшендә «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре актив катнашты. Учреждение балаларның төрле эшчәнлек төрләрен оештыру өчен билгеләнгән «Колибри» программа-аппарат комплексын тәкъдим итте. Ул катнашучыларда зур кызыксыну уятты һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү һәм озата баруның заманча мөмкинлекләрен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International