29 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Спорт сәгате» физкультура-сәламәтләндерү чарасы булып узды. Максатлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм социаль хезмәтләр алучыларның актив ялын оештыру иде.
Чара ярыш формасында узды. Катнашучылар ике командага бүленеп, төрле эстафеталарда ярыштылар. Һәр уенчы үзенең физик сыйфатларын күрсәтте.
Ярышларда ун кеше катнашты.