Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны илнең күпмилләтлелеге һәм төрле халыкларның мәдәнияте белән таныштыру дәресе узды.
Дәрес рус халкының тарихына һәм гореф-гадәтләренә багышланды. Балалар рус милли ашларын искә төшерделәр, төп ризыкларны әзерләүнең үзенчәлекләре белән таныштылар һәм практик дәрестә алма бәлеше әзерләделәр.
Мондый чаралар милләтара татулыкны, халыклар арасында үзара ихтирамны ныгытуга ярдәм итә.