Минзәлә районында социаль тармак белгечләре күпбалалы гаиләләрдә булдылар

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре күпбалалы гаиләләрне карап йөрү кысаларында Иске Маҗын авыл җирлегендә яшәүче гаиләләрне карап чыктылар. Чараның максаты – балигъ булмаганнарның яшәү шартларын өйрәнү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тоту, социаль ташламалар турында мәгълүмат бирү.

Гаиләләргә кисәтү характерындагы янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәләр, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсеннән мәгълүмат буклетлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International