Көндезге тору төркемендәге балалар «Камалыш икмәге» акциясендә катнаштылар

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору төркемендә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган «Камалыш икмәге» хәйрия акциясе узды.

Һәр бала һәм хезмәткәр хәтер һәм кайгы билгесе итеп 125 грамм кара икмәк алды. Шулай ук балалар педагоглар белән берлектә «Җиңү карлыгачлары» открыткаларын ясадылар – бу камалышта калган Ленинградта яшәүчеләр өчен зур өмет билгесенә әверелгән кечкенә символ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International