«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә Россия халыклары бердәмлеге елын ачып җибәрделәр

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия халыклары бердәмлеге елы ачылды.

Тематик чарада социаль хезмәтләр алучылар 2026 елның РФ Президенты тарафыннан Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителүе, илебезнең күпмилләтле булуы турында белделәр һәм Россия төбәкләре буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар.

Мондый чаралар гражданлык бердәмлеген ныгыта, үзара ихтирам һәм толерантлык тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International