Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларда элементар математик күзаллауларны үстерү» программасы кысаларында укытучы-дефектолог Ольга Анкудинова «Нумикон» мультисенсорлы методикасын куллана.
Методика үзенчәлекләре булган балаларның үзләштерүнең көчле якларын – күзәтү, тою, практика аша укытуны эшкә җигәргә ярдәм итә. Дәресләрдә «Нумикон» детальләре ярдәмендә бизәкләр, рәсем ясыйлар, конструкциялиләр. Методиканы куллану шәхеснең эмоциональ-ихтыяр өлкәсе үсешенә дә уңай йогынты ясый, фантазияне үстерә.