26 гыйнвар көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Исеңдә тот, онытма!» чарасы узды. Ул Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган иде.
Видеофильмнар һәм презентацияләр караганнан соң, балалар Бөек Ватан сугышы вакытында булган коточкыч вакыйгалар турында белделәр, Холокост тарихы белән таныштылар, Россия тарихында һәм Бөек Ватан сугышында концлагерьлар темасының нинди урын алып торуын белделәр.
Ахырда балалар фашистлар кулыннан һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.