«Өмет» үзәге белгече уен терапиясе технологияләрен кулланып дәресләр үткәрә

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Балигъ булмаганнарның үз-үзләренә кул салуын кисәтү программасы кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Алия Нигъмәтҗанова өстәл психологик уенын кулланып дәрес үткәрде. Уен барышында яшүсмерләр ышанычлы атмосферада үзләрен һәм бер-берсен төрле яктан таный алдылар, үз-үзләрен бәяләү, яшьтәшләре һәм ата-аналары белән мөнәсәбәтләр кебек мөһим темаларга кагылышлы мәсьәләләрне карый алдылар.

Шулай ук балаларга бушлай һәм квалификацияле психологик ярдәм алу өчен ышаныч телефоннары турында да искә төшерделәр.

Мондый дәресләр балигъ булмаганнарга эмоциональ интеллектны үстерергә ярдәм итә һәм аларның психологик адаптациясен күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International