Балтач районында тармакның 2025 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясадылар

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

22 гыйнварда Балтач районының социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү тармакларының 2025 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча хисап җыелышы булды. Җыелышка башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов һәм Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Радик Михайлов чакырылган иде.

Ел дәвамында башкарылган эшләр турында докладлар белән Балтач районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең бүлек җитәкчесе Алмаз Сибгатуллин, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Ганиева, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Җиһаншина, социаль-тернәкләндерү бүлеге мөдире Ольга Гаврилова, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Фәния Йосыпова чыгыш ясадылар.

Җыелыш ахырында «Наз» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында катнашкан социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен алучылар да рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International