«Изгелек» үзәгендә «Холокостның кечкенә язмышлары» хәтер сәгате узды

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

14–28 гыйнварда Россиядә Холокост корбаннарын искә алу атналыгы уза. Әлеге фаҗигале вакыйгалар истәлегенә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Холокостның кечкенә язмышлары» исемле хәтер сәгате үткәрелде.

Катнашучылар Холокостның коточкыч фаҗигасе турында белделәр, Освенцим, Дахау лагерьларының тарихы белән таныштылар. Чара документаль һәм нәфис видеокадрлардан өзекләр карау, «Без – Холокост корбаннары» театральләштерелгән куелышы белән үрелеп барды.

Холокост корбаннары истәлегенә бер минут тынлык үткәрделәр.

Чарада 49 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International