Әгерҗе районындагы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итәләр. Учреждениедә балаклавлар тегәләр.
Бу хәйрия эшендә инде берничә ел дәвамында приютка битараф булмаган кешеләр – Марсель Ситдыйков, Али Ибраһимов, Тигран Агаджанян ярдәм итә.
«Наз-стиль» балалар ательесында директор урынбасары Резида Шарычева җитәкчелегендә хәрби хезмәткәрләр өчен балаклавлар тегәләр. 2022 елдан приютта тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр тарафыннан җәмәгать эшлеклесе Әлфия Блюхерова катнашында 1 500 балаклав тегелгән һәм МХО зонасына җибәрелгән.