Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Гөлнара Фәйзиева балигъ булмаганнар белән «Блокада карлыгачы» акциясе үткәрде. Чара патриотик тәрбия планы кысаларында 4 нче социаль участокта уздырылды.
Акция тарихи хәтерне саклауга, патриотик тәрбия бирүгә һәм блокада корбаннарына карата хөрмәт хисе формалаштыруга юнәлдерелгән.