Менделеевскта урнашкан "Кама таңнары" приютында инвалидлар декадасына багышланган чара узган

2013 елның 6 декабре, җомга
Бу көнннәрдә Менделеевскида урнашкан "Кама таңнары" приюты белгечләре  өйләрендә белем алучы инвалидлар катнашында җырлы-биюле чара уздырганнар. Балалар бу көнне "Балачак" дип исемләнгән корабльдә "сәяхәткә чыкканнар". Сәяхәтләре исә уеннар, җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган.
Бу көнне инвалид балаларны салфеткалардан сувенирлар ясарга да өйрәткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International